
Назипова Файруза Губайдулловна
Туган авылым — синең өчен!
(җыр)
Урта-Шөнем — Изге җирем
Зифа синең талларың.
Йөрәкләргә дәрт өстидер,
Иртәнге ал таңнарың.
Таң нурларына төрелеп
Җырлар язам үрелеп.
Сайрар кошлар да кайталар
Туган илләрен белеп.
hәркем өчен ямьле шулай
Туган ягың, кырларың.
Туган авылым — синең өчен,
Җырланасы җырларым.
Урта-Шөнем, Урта-Шөнем
Җилләреңдә наз синең.
Туган авылым — синең өчен
Җырым гына аз минем.
Яратам туган авылымны
Яратам мин туган авылымны
Туып яшәгәнгә әллә шушында.
Яратам мин атам-анам җирен,
Көзен, язын, җәен, хәтта кышын да.
Яратам мин, дуслар, көзләрне дә
Тугангамы үзем көзләрдә.
Яратмыйча мөмкин тугел көзне
Көзнең мәхәббәте бар безләрдә.
Көз колачын җәеп каршы ала,
Байлыклары күңелләргә шатлык сала.
Шул көзләрдә яшьләр кавыша ала
Көзләреннән бәхет сорап якты юлга.
Алмагачлы бакча
(җыр)
Алмагачлы бакча матур
Чәчәк аткан чагында.
Дөньяларга нур сибелә,
Ярың булса яныңда.
Алмагачлы бакча матур
Алмалары пешкәндә.
Йөрәккәем ешрак тибә,
Син исемә төшкәндә.
Алмагачлы бакча үтәм,
Үргән чәчемне сүтәм.
Чит җирләрдә генә калма,
Синең кайтуны көтәм.